Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә 2014 елның 25 ноябрендә юбилейларын котлау булып узды

2014 елның 25 ноябре, сишәмбе

        2014 елның 25 ноябрендә Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә үзләренең юбилейларын билгеләп үтүче  гайлә парларын котлау тантанасы булып узды. Бу көндә 18  алтын һәм 2 бриллиант пар өчен туй маршы яңгырады.

        Очрашу бик куңелле узды. Юбилярлар зур горурлану хисе белән үзләренең балалары, оныклары турында, очрашу тарихларын сөйләделәр.Киләчәктә хыяллары һәм планнары белән дә бүлештеләр.

         Юбилярларның балалары һәм оныклары юбилярларга рәхмәт йөзеннән чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.Хәйдәр Якуп улы һәм Жәүхәрия Нәгыймулла кызы бу тантаналы көн уңаеннан 50 ел парлы гомер медальләрен тапшырды.

         Бәйрәм ахырында, юбилярлар истәлек итеп, күмәк фотога да төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International