ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 27 ноябрендә “Әниләр бәйрәме” алдыннан Татарстан Республикасы Әгерҗе районы Пенсия фондында 15 яш әниләргә сертификатлар бирелде. ГХАТ булеге специалисты бар кунакларны котлап бүләкләр тапшырды. Бәйрәмгә багышлап балалар һәм эшчеләр ярдәмендә концерт оештырылды.

   27 ноябрь көнне Пенсия фондының район идарәсендә өч гаиләгә икенче балалары туу уңаеннан ана капиталы сертификаты тапшырылды
Ана көне бәйрәме уңаеннан 27 ноябрьдә Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Милли музеенда үзләренең «алтын»  юбилейларын  билгеләп  үтүче юбилярларны котладылар һәм яшь гайләләргә ана капиталы сертификатын тапшырдылар
Гомеренең җитмеш елын үсеп килүче яшь буынга аң–белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Зиннәтулла ага Гыйззәтуллин турында калын китап язарга була. Шуңа күрә аңа хөрмәт йөзеннән Спас районы Иске -Рәҗәп авыл Мәдәният йортында туксан яшь тулуга багышлап уздырылган юбилеена халык күп җыелган иде.
25 һәм 26 ноябрь көнне “Казан” Гаилә үзәгендә ана капиталына сертификат тапшыру һәм биш бала әнисе Сафиуллина Рузия Тәфкил кызын хөрмәтләү тантанасы узды
27 ноябрь көнне Минзәлә шәһәрендә Әниләр көненә багышланган кичә булып үтте. Күп балалы әниләр «Оазис» клубына чакырылган иде.
    27 ноябрь конне  Яр Чаллы  шәһәренен  Тантаналар сараенда 2014 елны үзләренең алтын, изумруд һәм бриллиант юбилейларын билгеләп  үтүче 10 парны котлау булып узды

26
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә «Яшь гайлә» клубы үз эшен дәвам итә. 2014 елның сентябрь аеннан Идел буе районы ГХАТ бүлеге һәм «Ышаныч» Республика социаль яклау үзәге белән берлектә «Бергә бәхетле» психологик программа эшләп килә. Казан социаль яклау үзәге психологы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә айга ике мәртәбә консультацияләр, лекцияләр уздыра.

Бүген Казан шәһәренең Киров ЗАГС бүлегендә Әниләр көненә багышланган тантана узды
 Быел 60 елларын үткәрүче Хөснуллинар гаиләсе һәм “алтын” туйларын бәйрәм итүче Бикметовлар гаиләсе актүбәләрдән котлауларын алдылар. Аларны поселок башлыгы Галеева Роза һәм эш урыннарындан җитәкчеләр котлап һәм бүләкләп киттеләр. Артислар юбилярларга багышлап җыр башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International