27 ноябрь көнне Пенсия фондының район идарәсендә өч гаиләгә икенче балалары туу уңаеннан ана капиталы сертификаты тапшырылды.
Идарә начальнигы Әлфия Дәүләтшина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Сафина Эльмира Валееваны, Ксения Кашкованы, Ульяна Сабитованы 429408 сумлык гаилә капиталы сертификаты белән бергә истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләмләре, әниләрнең бәбиләрен уенчыклар белен сөендерделәр. Әлеге сөенечле чарада яшь әтиләрнең һәм балаларның да катнашуы аеруча күнелле булды.