Әниләр көне

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

27 ноябрь көнне Минзәлә шәһәрендә Әниләр көненә багышланган кичә булып үтте. Күп балалы әниләр «Оазис» клубына чакырылган иде. ГХАТ бүлеге мөдире А.П. Куприянова аларны бәйрәм белән котлады һәм уңышлар теләде. Әниләргә концерт номерларын яшьләр үзәге хезмәткәрләре әзерләгән иде. Кышның беренче көнендә шушы ихсаттан районның мәдәният йортында әниләргә багышланган зур концерт үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International