Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә 2014 елның 26 ноябрендә 30 яшь пар катнашында психологик тренинг булып узды

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә «Яшь гайлә» клубы үз эшен дәвам итә. 2014 елның сентябрь аеннан Идел буе районы ГХАТ бүлеге һәм «Ышаныч» Республика социаль яклау үзәге белән берлектә «Бергә бәхетле» психологик программа эшләп килә. Казан социаль яклау үзәге психологы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә айга ике мәртәбә консультацияләр, лекцияләр уздыра.

26 ноябрьдә 30 яшь пар катнашында группалы очрашу булып узды. Социаль үзәк психологы Закирова Г.Р. яшь парлар белән психологик уен уздырды, гайләдә килеп чогарга мөмкин булучы ситуацияләр турында сөйләде. Очрашу ахырында психолог парлар өчен аерым консультацияләр дә уздырды.

ГХАТ бүлеге хезмәткәре яшьләрне никахлашуны теркәү белән таныштырды. Яшьләрне кызыксындырган күп төрле сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International