“Казан” Гаилә үзәгендә Ана бәйрәме узды

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе
25 һәм 26 ноябрь көнне “Казан” Гаилә үзәгендә ана капиталына сертификат тапшыру һәм биш бала әнисе Сафиуллина Рузия Тәфкил кызын хөрмәтләү тантанасы узды. Рузия һәм Зөфәр Сафиуллиннар 29 ел инде инне-ингә куеп тормыш итәләр.
Тантанада Казан шәһәренең Яна Савин районы Пенсион фонды вәкиле Шәрәфиева Элмира Филфак кызы һәм Вахитов районы Пенсион Фонды җитәкчесе Арсланова Флида Зөфәр кызы катнашты.
Барлык катнашучы әниләргә сертификат белән бүләкләр тапшырылды, аларның гаиләләренә тынычлык, сәламатлек һәм шатлыклар теләнде. Дәүләт ягыннан булган ярдәм илебездә балалар туу санына,гаилә институтының дәрәҗәсенә һичшиксез йогынты ясый. Һәрбер хатын-кыз дәүләттән ярдәм тоеп яшәсә,ул әлбәттә үз гаиләсенең киләчәге өчен тыныч булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International