Авылның горурлыгы

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе
Гомеренең җитмеш елын үсеп килүче яшь буынга аң–белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Зиннәтулла ага Гыйззәтуллин турында калын китап язарга була. Шуңа күрә аңа хөрмәт йөзеннән Спас районы Иске -Рәҗәп авыл Мәдәният йортында туксан яшь тулуга багышлап уздырылган юбилеена халык күп җыелган иде.

Бу көнне юбилярның урыны сәхнә түрендә булды. Авылның үзешчән сәнгатьтә катнашучылары, мәктәп укучылары Зиннәтулла агага җырлар һәм дәртле биюләр бүләк иттеләр, шигырьләр сөйләделәр. Җирлек башлыгы Мансур Нугаев, мәктәп директоры Әнисә Булатова, китапханәче Флера Хәйретдинова, элеккеге укытучы Гаммар Фәйзиев, мәчет имамы Рамил Галимов һәм башкалар Зиннәтулла агага йөрәк түреннән чыккан изге котлауларын җиткерделәр, исәнлек, һаман да шулай шат күңелле, көләч йөзле булып калуын, моннан соң да авыл тормышының үзәгендә кайнап яшәргә насыйп итсен иде, дип теләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International