Ана көне бәйрәме уңаеннан 27 ноябрьдә Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлеге үзләренең партнерлары – Татарстан Республикасы Милли музее һәм Идел буе районы Пенсия фонды идарәсе белән берлектә – Республикабызның үзәк музеенда кызыклы экскурсия һәм «алтын» юбилейларын билгеләп үтүче юбилярларга бүләкләр, яшь гайләләргә ана сертификаты тапшыру буенча бәйрәм программасы булып узды.
Бүгенге залда әни сүзенә кушып «әби» сүзен дә йөртүче ханымнарга әниләрнең авыр хезмәтенә соклану һәм хермәтләү сүзләре яңгырады. Идел буе районы Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары тантаналы рәвештә яшь әниләргә ана капиталы сертификаты тапшырды.
«Алтын» юбилейларын билгеләп үтүче 5 гайлә пары: Самойловлар Сергей Петр улы һәм Мария Петр кызы, Чеботаревлар Виктор Михаил улы һәм Анна Егор кызы, Натфулиннар Амерхан Нутфулла улы һәм Зуфиря Сунгат кызы, Газизовлар Талгат Газиз улы һәм Фавзия Набиулла кызы, Мурдасовлар Владимир Николай улы һәм Людмила Савелий кызы үзләренен озын гайлә тормышының сере белән уртаклаштылар.
Бу гайләләрнең тарихы белән танышкач – аларны үрнәк итеп куярга була. Юбилярлар бер-берсен хөрмәт итәләр, балаларына, оныкларына зур ярдәм курсәтәләр. Алар бер-берсенә ярдәмгә килергә, киңәшләр бирергә торалар.
Яшь эниләр һәм юбилярлар исеменә музей директоры урынбасары Ф.Г.Степанова да җылы сүзләрен җиткерде. Ул әлеге тантананың һәрбер гайлә өчен бик әһәмиятле булуын әйтте, хәрбер гайләгә бәхет, озын гомер теләде. ГХАТ бүлеге исеменнән бәйрәм кунакларына Милли музей коллекцияләре турында китаплар, фотосурәтләр белән дискылар тапшырылды.
Бу тантана ышаныч, шатлык, яхшылык хисләр белән тулган иде.127 нче урта мәктәбе һәм 8 нче музыка мәктәбе укучылары кунакларга үзләренең музыкаль котлауларын житкерделәр.
Кунаклар бу бәйрәмдә истәлекле бүләкләр белән бергә үзләренә игътибар һәм хөрмәт хисләре дә алдылар.