24 ноябрьдә Явлаштау авылында яшәүче Фәһимә Ризванова да үзенең 90 яшьлек юбилеен балалары, оныклары, туганнары янәшәсендә, аларның изге теләкләренә кушылып каршылады

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе

Аны юбилее белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары  Таһир Шәрәфиев, социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Наил Фәйзуллин тәбрикләп, Россия Президенты В.Путинның Котлавын, бүләкләр тапшырдылар.  Яшьлегенең чәчәк аткан чоры авыр сугыш елларына туры килгән Фәһимә апаның да тормыш һәм хезмәт юлы күпләргә гыйбрәт булырлык. Ачлы-туклы килеш урман кисүләрен, колхоз терлекләренә кышлык азык хәзерләүдәге авырлыкны бүгенгедәй хәтерли.

  1946 елда  сугыштан исән-сау кайткан Фәйзрахман Ризванов белән тормыш корып, җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Әти-әни үрнәгендә үскән тәрбияле балалары һәрберсе төрле төбәкләрдә яшәп, игелекле хезмәт куялар. Бүген Фәһимә әби улы Наил, килене Нуркыяның ныклы  тәрбиясендә тыныч, имин картлык кичерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International