Буа муниципаль районында әниләр көне

2014 елның 25 ноябре, сишәмбе

Буа муниципаль районында 25 ноябрь көнне район мәдәният йортында  әниләргә  багышланган тантаналы чара үтте. Бәйрәмнең кунаклары күп балалы әниләр, балаларны тәрбиягә алучы һәм опекун гаиләләр булды. Әниләрне район башкарма комитеты җитәкчесе С.Ф.Даутов котлады. Бу көнне әниләргә  багышлап бик күп матур, назлы сүзләр әйтелде, бәйрәм концерты күрсәтелде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International