2014 елның 25 ноябрендә Буа муниципаль районында эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идәрәсе җитәкчесе Альбина Рафаил кызы Шавалеева булды. Визит вакытында Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Фәһим улы Даутов һәм Буа районы башкарма комитетының социаль мәсәләләр буенча урынбасары Лилия Назыйм кызы Садретдинова белән дә эшлекле сөйләшү үткәрелде. Шулай ук районының ГХАТ бүлегендә Буа районы кешеләрен шәхси кабул итү булды. Гражданлык хәле актларын теркәгәндә туган барлык аңлашылмаган сорауларга төгәл җаваплар бирелде.