“Пар канатлар” исемле клубның ачылуы узды

2014 елның 25 ноябре, сишәмбе
Бөтендөнья татар хатын-кызларның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова “Пар канатлар” исемле клубның ачылуында булды. 26 ноябрь көнне ЗАГС бүлегендә яшь парлар өчен клуб үзенең ишекләрен ачты. ЗАГС хезмәте ветераны, һәзерге вакытта – клуб мөдире- программа белән таныштырып китте, һәм блокнотлар, буклетлар таратып чыкты. Клубның беренче дәресендә ЗАГС бүлеге мөдире Хәйрутдинова Э.В., Әмирҗан хәзрәт, табиб-гениколог Шакирҗанова Ф.И. чыгыш ясадылар. Үзләренең теләкләрен муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, суд җитәкчесе Сахапов Ю.З., “Маяк” газетаның хәбәрчесе Лиза Нур җиткерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International