Алабуга районы Большое Елово авылында Владимир Александрович һәм Эльвира Фаиловна Ачинцевлар үзләренең 25 еллык юбилеен – көмеш туйларын билгеләп үттеләр

2014 елның 25 ноябре, сишәмбе

Гаилә башлыгы – Владимир Александрович шушы авылда туып үсә, шушы авылда ул 30 ел элек үзенең булачак хатынын очрата. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң туган авылында алар туй үткәрәләр. Хәзерге вакытта да Ачинцевлар гаиләсе Большое Елово авылында яшиләр. Владимир Александрович эшмәкәр, ә Эльвира Фаиловна  Татар Дөм-Дөм авыл җирлегендә эшли. Тәрбияләп ике бала үстерәләр – Денис быел мәктәпне тәмамлап КФУга укырга кергән, ә кече кызлары Элина балалар бакчасына йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International