15 январь көнне Югары Ослан муниципаль районы Мəйдан авыл җирлегендә Макейчевлар гаиләсе Андрей улы Александр һәм Максим кызы Лидиянең 65 ел бергә тигез гомер итүләрен,тимер туйларын һəм Нефедовлар гаиләсе Петр улы Юрий һәм Афанасий кызы Валентинаның 50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын туйларын һəм Югары Ослан муниципаль районы Карагуҗа авыл җирлегендә Шеенковлар гаиләсе Михаил улы Анатолий һәм Константин кызы Валентинаның 50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Әлки муниципаль районы ГХАТ бүлегендә яңа елда законлы никахлашкан иң беренче пар Ильнар һәм Ләйсән Зәйнуллиннар булды.
Язылышу көне яшьләр өчен икеләтә бәйрәм булды. Бу көнне Ләйсәнгә 20 яшь тулды. Район ГХАТ бүлеге начальнигы Розалия Сафина , Ильнар белән Ләйсәнне тормышларындагы бу күренекле вакыйгалар белән котлап, истәлекле бүләк тапшырды.
Ул бик катлаулы тормыш юлы үткән, аның яшьлеге сугыш елларына туры килгән.
Тыл һәм хезмәт ветераны бүгенге көндә улы Фирдәвес тәрбиясендә 6 оныгы, 3 оныкчыгы куанычларын тоеп яши.2015 елның 17 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда яңа елның йөзенче пары, Минаков Айнур Ильяс улы белән Хөбетдинова Эльмира Мөбәрәк кызы никахлаштылар.
Тантаны рәвештә 2015 елда туган 15 нче баланы бәби табу йортында бәхетле әти Рамил Әбүзәр улы һәм әни Миләушә Данил кызы Гыйльфановларның баласы - тагын бер азнакайлының тууы теркәлде.
Яңа ел сезонын Шелепов Алексей белән Вдовина Татьяна башлап җибәрделәр. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М.Григорьева бу парларны котлап, аларга ныклы гаилә тормышы, бәхет теләде. 2 көн эчендә ЗАГС бүлегендә 27 пар өйләнешергә өлгерде.
8 гынварда дөньяга килгән бу кызчык Екатерина һәм Александр Герасимовлар гаиләсендә икенче бала. Гаилә башлыгы хәрби кеше булганлыктан, аларга төрле җирләргә күченеп йөрергә туры килә. Хәзерге вакытта районнан еракта –Кемерово өлкәсендә яшиләр. Тумышы белән Кече Мәми авыл җирлегенә кергән Малала авылыннан булган Екатерина,сабыен туган җирендә табарга карар кылып , бик тә дөрес эшләгән. Узеңдә хәтта стеналар да ярдәм итә дип юкка гына әйтмиләр бит...
2015 елның 16 январенда Чирмешән районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә быел тәүге пар никахларын теркәде, Чирмешәнлеләр Леонид Созин һәм Юлия Бережнаяны район Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова тәбрикләде һәм чәчәк букеты тапшырды. Яшьләргә ул гаилә бәхете, имин, тыныч, матур тормыш теләде.