ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков катнашында "2014 елда Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын теркәү эшчәнлеге һәм 2015 елга бурычлар турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе коллегиясенең йомгаклау утырышы узды.

Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсендә гаилә статусын ныгыту өстендә системага салынган эш алып барыла.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгече Галина Кузнецова халыкны социаль яклау  өлкәсенең атказанган хезмәткәре исеменә лаек булды. Әлеге югары исемне һәм аңа тиешле билгене Галина Михайловнага агымдагы елның 21 нче гыйнвар көнендә булып узган Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсенең коллегия утырышында Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков тапшырды.

20
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе

Январь аеннан Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда мәктәп балалары өчен экскурсияләр оештыру дәвам итә. 2015 нче елның 20 январь көнне Тантаналар сараенда 14 нче мәктәп укучылары өчен экскурсия үтте. Балалар архив белгечләренә үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп, шул сорауларга җавап алдылар.

19 нчы январь көнне Тәтеш муниципаль районында район активларының утырышы булды һәм анда төрле сораулар каралды, шуларның берсе булып  “2014 нче елда Тәтеш муниципаль районында дәүләт гажданлык актын теркәү торышы”  турындагы сорау булды. Әлеге сорау буенча Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова  чыгыш ясады.

2015 елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков катнашында "2014 елда Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын теркәү эшчәнлеге һәм 2015 елга бурычлар турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе коллегиясенең йомгаклау утырышы узачак.

Бәйрәмдә юбилярларның балалары,оныклары үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр. Без дә аларга киләчәктә яшь буынга үрнәк булып,иминлектә,тынычлыкта иңне-иңгә куеп мул тормышта яшәүләрен телибез.


19
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 19 нчы гыйнварында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 5 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары белән гаилә тормышын алып бару дәресе үткәрелде.

Бу елның 19 гыйнварендә Апас районы ЗАГСында авыл җирлекләре сәркатибләре белән йомгаклау киңәшмәсе үткәрелде. Биредә 2014елның нәтиҗәләре ясалды һәм 2015елга бурычлар куелды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Насыйбуллина Р.И. чыгышы тыңланылды, сорауларга җаваплар бирелде.

     Яңа өйләнешүчеләр Мухаматуллиннар үзләренең беренче гаилә документы – никахны теркәү таныклыгы алдылар. Алар 2015 нче елның беренче яңа парлары булулары өчен  күңелле гаҗәпләнү хисле кичерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International