Никахлашучы яшь парлар белән лекцияләр

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсендә гаилә статусын ныгыту өстендә системага салынган эш алып барыла.

Тантаналар сараенда эшләүче гаилә үзәгенең төп бурычлары булып түбәндәгеләр тора: гаиләне ныгыту; яшь парга консультация; конфликтлы ситуацияләрне булдырмау һәм алар өстендә эш; медик-генетик  яктан тикшеренү буенча, психологик, хокукый яктан киңрәк һәм тулырак информация бирү; никахлашу тантанасын оештыру буенча белгечләрнең консультацияләрә.

2015 елның гыйнвар аеннан Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда никахлашуга гариза биргән яшь парлар белән очрашу-лекцияләре кабаттан уздырыла башладылар.

Гаилә – кечкенә дөнья, аны сакларга кирәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International