Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгече Галина Кузнецова халыкны социаль яклау өлкәсенең атказанган хезмәткәре исеменә лаек булды. Әлеге югары исемне һәм аңа тиешле билгене Галина Михайловнага агымдагы елның 21 нче гыйнвар көнендә булып узган Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсенең коллегия утырышында Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков тапшырды. Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә Галина Михайловна 25 елдан артык хезмәт куя. Аның һөнәри осталыгы, кешеләргә булган мөгаммәләсе, эшенә булган җаваплы карашы сокланырлык. Моннан тыш ул социаль яктан яклауга мохтаҗ булган халык катламнары белән актив эш алып бара, халыкны социаль яклау “Милосердие” үзәге белән хезмәттәшлек итә, әлеге катламның мәнфәгатьләрен судта яклау белән шөгыльләнә.