ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Моннан нәкъ 60 ел элек алар үзләренең никахларын Лениногорск районының Керкәле авылында рәсмиләштерәләр. Бергә яшәү дәверендә 4 бала үстерәләр. Бүгенге көндә оныкларын һәм оныкчыкларын тәрбияләүдә бик теләп катнашалар. Шушы олы көннең истәлеге итеп юбилярлар почет кенәгәсенә имзаларын калдырдылар һәм күпсанлы җылы котлау һәм рәхмәт сүзләре ишеттеләр.

 Яңа 2015 елның беренче көннәре Спас районы Болгар шәхәрендә яшәүче Наталья һәм Евгений Сорокиннар гаиләсенә сөенеч китерде: икенче гыйнварда аларның уллары туды, аңа Тимофей исеме куштылар. 

2015 нче елның 15 нче гыйнварында Түбән Кама ГХАТ идарәсендә бергә тормыш корып яши башлауларының алтын юбилейларын Пильщиковлар гаиләсе билгеләп үтте. Николай Иванович белән Мария Романовна 1958 нче елны Аксубай районының Савруши авылында очрашып танышалар.
Бу көнне тантаналы рәвештә Калимуллин Тимур һәм Куликова Василисаның никахы теркәлде.

Ташкирмән авылында 1920 елда 10 январендә Ануфриева Мария Ивановна дөньяга килә. Ул Мишә совхозында 40 ел доярка булып эшләгән. Мария Ивановна – хезмәт ветераны һәм 1973 елда социаль хезмәт җиңүче исемен ала. Хәзерге вакытта аның 4 оныгы, 4 оныкчыгы бар.


14
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе

     2015 елның 14  январьдә Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 90 Чаллы гаиләcе алды.

Мөслим районы Яңа Сәет авылы Бөек Ватан сугышы – тыл ветераны Мәвиева Гайнекамал Газиз кызы 2015 елның 14 гыйнварында үзенең 100 яшен билгеләп үтте. Юбилярны тәбрикләргә Мөслим муниципаль район Башлыгы Р.Х.Муллин, авыл җирлеге Башлыгы һәм район делегациясе вәкилләре килгән иде.

         14 гыйнварда  тагын бер шундый  палата Дөбъяз участок хастаханәсендә ачылды. Аны үз акчаларына  Биектау район Советы депутаты, Дөбъяз авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Низамов һәм аның улы – эшмәкәр Эльмир Низамов ремонтлаган. Сугыш ветераннары өчен ике урынлы палата заманча  мебель һәм техника белән җиһазланган. Җайлы  караватлар һәм тумбочкалар куелган, суыткыч, телевизор, аерым санузел да бар.
Ветераннар  уңайлы  һәм  иркен  шартларда дәвалана һәм тикшерү уза алачаклар. Ветераннар палатасын ачуда район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты. Ул районда ветераннар өчен күп  нәрсәләр  башкарылуын һәм мондый эшнең моннан соң да дәвам иттереләчәген билгеләп үтте.

2015 елның 14 гыйнварында, күп еллар ЗАГС бүлегендә эшләп чыккан –Зубкова Татьяна Константиновна, 75 яшьлек юбилеен уздырды. Шундый шатлыклы көн белән Татьяна Константиновнаны ЗАГС бүлеге эшчеләре котларга килделәр. Аңа озын гомер, саулык-сәламәтлек теләп чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 

Актаныш районы Татар Ямалы авылыннан сугыш ветераны Шагтимер Хабибуллин 90 яшь тулу уңаеннан һәм шул ук авылдан тыл ветераны Хайбуллина Гөлшат 95 ел тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аларга Россия Федерациясе Президенты В.Путинның, Татарстан Республикасы Президенты Р.Миннехановның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International