14 гыйнварда тагын бер шундый палата Дөбъяз участок хастаханәсендә ачылды. Аны үз акчаларына Биектау район Советы депутаты, Дөбъяз авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Низамов һәм аның улы – эшмәкәр Эльмир Низамов ремонтлаган. Сугыш ветераннары өчен ике урынлы палата заманча мебель һәм техника белән җиһазланган. Җайлы караватлар һәм тумбочкалар куелган, суыткыч, телевизор, аерым санузел да бар.
Ветераннар уңайлы һәм иркен шартларда дәвалана һәм тикшерү уза алачаклар. Ветераннар палатасын ачуда район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты. Ул районда ветераннар өчен күп нәрсәләр башкарылуын һәм мондый эшнең моннан соң да дәвам иттереләчәген билгеләп үтте.