Мөслим районы Яңа Сәет авылы Бөек Ватан сугышы – тыл ветераны Мәвиева Гайнекамал Газиз кызы 2015 елның 14 гыйнварында үзенең 100 яшен билгеләп үтте. Юбилярны тәбрикләргә Мөслим муниципаль район Башлыгы Р.Х.Муллин, авыл җирлеге Башлыгы һәм район делегациясе вәкилләре килгән иде.
Гайнекамал әбигә РФ Президенты В.В.Путинның, ТР Президенты Р.Н.Миннихановның исемле котлау хаты, шулай ук истәлекле бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Барысы да юбилярны котлап, күңел тынычлыгы, ныклы сәламәтлек теләде.