7 февральдә Баулы шәһәрендә «Россиянең чаңгы юллары-2015» бәйгесе үтте. Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышларында Баулы районы спорт сөючеләре дә көч сынашты. Ярышны район башлыгы Р.Х.Гатиятуллин тантаналы рәвештә ачып җибәрде һәм беренче булып чаңгы юлына басты.
7 февраль көнне Мөслим районында “Татарстан чаңгы юллары – 2015” спорт бәйрәме узды. Бәйрәмдә 800дән артык кышкы спорт төрләрен сөюче, барлык оешма һәм предприятие хезмәткәрләре, шул исәптән ГХАТ бүлеге дә катнашты. Бәйрәм театральләштерелгән күренеш һәм концерт белән башланып китте. Массакүләм чаңгыда шуудан кала канат тарту, чанада шуу ярышлары да оештырылган иде.
2015 нче елның 7 февралендә Чаллы шәһәренең Яр буенда бөтен – күләм “Чаңгы ярышлары” узды. Бөтен Россия масса – күләм ярышлары 1982 нче елдан бирле уздырыла. Ярышларда ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре дә катнашты.
Мамадыш районы Урманчы авылында гомер итүче тыл ветераны Елизавета Гуминская 5 нче февральдә үзенең 90-яшьлек юбилеен каршы алды. Бәхетле юбилярны туган көне белән авыл җирлеге башлыгы Анатолий Ильин һәм сәркәтип Илмира Мөгминова тәбрикләде.
Ринат һәм Мария 1961 елда Казан шәһәренең яңа интернат-мәктәбендә 9 сыйныфта танышалар. Мария Ринатка беренче күрү дә үк гашыйк була. Алар арасындагы дустанә мөнәсәбәт, мәктәпне тәмамлаганда олы мәхәббәткә әверелә. Һәм 1965 елның 6 февралендә алар үзләренең язмышларын мәңгегә бергә бәйлиләр.