ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

Актаныш муниципаль районында атна саен спорт ярышларын үткәрү матур гадәткә керде. Бу атнаның якшәмбе көнендә чаңгы трассасында гөрләп чаңгы ярышы үтте. Ярышта балалар бакчаларыннан башлап - бөтен мәктәпләр, укытучылар, оешма җитәкчеләре, район Башкарма комитетының бүлек мөдирләре, хезмәткәрләре актив катнашты. Район ЗАГС бүлеге  дә ярышның алгы сафында булды.

Лаеш муниципаль районы Атабай авылы җирлегендә 2015 елда беренче булып игезәк кыз балалар Риана һәм Раяна тудылар. Бу вакыйга балаларның әти-әниләре өчен онытмас зур вакыйга булып истә калачак.

9 февраль көне  Югары Ослан муниципаль  районы Олы Мəми авыл җирлегендә Сучковлар гаиләсе Николай улы Александр  һәм Сергей кызы Клавдия 50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын  туйларын билгеләп үттеләр.


8
февраль, 2015 ел
якшәмбе

Бүген Казанда чираттагы тапкыр “Россия чаңгы юллары-2015” спорт ярышлары узды. Бүген иртәдән гаиләләре белән казанлылар һәм хезмәт коллективлары Залесный бистәсендә “Кояшлы” лагере территориясендәге ярышлар уза торган төп мәйданчыкка җыелды. Ярышларда  Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты ГХАТ идарәсе хезмәткәләре дә катнашты.

Традиция буенча, быел да берничә төркемле старт игълан ителде: спортчылар старты, 1 мең метрга гаилә белән йөгерү, 2,5 мең метрга VIP-узыш, шәһәр районнарының массакүләм узышлары, шулай ук вузлар һәм ссузлар узышлары.

Старт, гадәттәгечә, Танайка урманында башланды. Бу көнне Алабугада берьюлы 2564 кеше чаңгыга басты. 4,5 мең кеше чаңгычыларны һуплап, урманга ял итәргә чыкты. Стартта профессионаллар да, мәктәп укучылары, югары, урта  белем бирүче уку йортлары студентлары, пенсия яшендәгеләр дә басты. Спорт ярышлары бәйрәм төсен алды, урман шау-гөр килеп торды.

2015 елның 8 февралендә Әлмәт шәһәрендә районның төрле оешмалар хезмәткәрләре, аларның җитәкчеләре, уку йортлары укучылары һәм студентлары, шулай ук ГХАТ идарәсе белгечләре, һәм гомүмән, барлык теләүчеләр катнашында “Татарстан-2015 чаңгы юллары” массакүләм ярышлары үткәрелде. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов ярышны башлап, катнашучыларга күтәренке кәеф һәм уңышлар теләде.

Елда үткәрелә торган чаңгы ярышы быел 8 февраль коненә туры килде. Ярышта олысы-кечесе теләп катнаштылар. Көн салкын булуга карамастан ярышта катнашучыларын да, көч өстәп торучыларның да күңелләре көр иде.

Чаңгы бәйрәменә кече яшьтәге мәктәп укучыларыннан башлап, ата-аналар, оешма һәм учреждение хезмәткәрләре, барлык җитәкчеләр чыкты. Башка еллардан аермалы буларак, быел район үзәгендә узган чаңгы ярышында авыл җирлекләре башлыклары һәм  барлык мәктәпләрнең директорлары да катнашты

Спорт чарасы Усад авылындагы автодромда  узды. Анда бөтен районнан спортның әлеге кышкы  төрен  яратучылар  җыелып  килде.

Байлар Сабасында 7, 8 февраль көннәрен дә «Россия чаңгы юлы – 2015» һәм «Бөтендөнья чаңгы ярышы - 2015» узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International