ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 11 февралендә Кулегаш авыл җирлегенең халык җыелышында, Әфгәнистан  Республикасында 1987 елдан 1989 елларда хәрби хезмәт иткән, Иванов Владислав Александр улын, Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Авдеев Андрей Сергеей улы  «25 лет вывода войск из Афганистана» юбилей медале белән тәбрикләде. Җыелышта ГХАТ булеге эшчеләре дә катнашты.


10
февраль, 2015 ел
сишәмбе

Корбиевлар гаиләсендә икенче бала – кыз туды. Аңа Амелия дип исем куштылар. Туу турында таныклык кызчыкның әтисе – Айрат Монировичка котлау сүзләре белән тапшырылды.

Россия чаңгычылар” көненә һәр елны илебездә күмәк чаңгыда йөгерү уздырыла. Лаеш муниципаль районы өчен дә бу көн искәрмә булмады. Чаңгыда йөгерүдә кечесеннән олысына кадәр катнаштылар.  Финиш лентасын узганда һәр катнашучының йөзендә елмаю балкыды. Җиңүчеләр өчен концерт, диплом һәм кубоклар тапшыру оештырылды. “Россия чаңгычылар” узышында ЗАГС хезмәткәрләре дә катнашты.

 

Татар Сараланы авыл җирлегенең отчет сессиясендә район башлыгы урынбасары И.Н. Тимиршина белән авыл җирлеге башлыгы бергә 50, 55 ел торган юбиляр гаиләләрне котладылар. Тантаналы төстә юбилярларга район башлыгы М. Афанасьев исеменнән акчалата бүләкләр тапшырылды.

10 нчы февраль көнне Тәтеш районы Пенсия фонды идарәсенең конференц залында Пенсия фонды идарәсе коллективының, 2014 нче ел нәтиҗәләре һәм 2015 нче елга төп бурычлар буенча, отчет җыелышы булып узды.

2014 елның 10 февраль көнендә Арча районы башкарма комитеты хезмәткәрләре мылтыктан ату һәм фигуралы конькида шуу буенча ГТО нормаларын үтәүдә актив катнаштылар. Бәйгеләр Арча педагогия көллиятенең спорт базасында һәм Боз сараенда узды.

2015 елның 9 февраль көнне Яр Чаллы шәһәре хуҗалык җитәкчеләре катнашындагы “Эшлекле дүшәмбе” җыелышында ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова “2014 елдагы Яр Чаллы шәһәренең гаилә-демографик хәле һәм 2015 елга булган бурычлар” доклады белән чыгыш ясады.


9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

2015 нче елның 9 февралендә Балтач районында  бөтен Россия масса-күләм “Чаңгы ярышлары-2015” узды. Ярышны тантаналы рәвештә башкарма комитеты җитәкчесе Р.И.Шакиров ачып җибәрде. Ярышларда ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә актив катнашып, бүлек мөдире З.Р.Әхмәтханова хатын-кыз җитәкчеләр арасында өченче урынга лаек булды.

8 февраль кояшлы аяз кондә “Россия чаңгы юлы” Бөтен Россия акциясе кысаларында район үзәгенең мәктәп күлендә төрле яшь һәм дистанциядә чаңгы ярышлары узды. Анда сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларның яшедә, карты да көч сынашты.

ГХАТ бүлегенең белгечләре яшь әти-әнине бала туу белән котладылар. Россия гражданы булуы белән балага туу турындагы таныклык тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International