ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 нче елның 12 февралендә Мамадыш районы Башкарма комитетының түгәрәк залында ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина 28 авыл җирлеге сәркәтипләре белән җыелыш үткәрде.

Изге Вәли көне бик күптәннән барлык илләрдә дә диярлек билгелә үтелә. Бу бәйрәм ниһаять безнең илдә дә бик яратып уздырыла.Бу көндә Гаилә үзәге Гашыйк җаннарны бергә җыйды. Әлбәттә ул безнең алтын туй (50 ел) юбилеен билгеләп үтүче юбилярларыбыз.

Гашыйклар көне һәм Җиңүнең 70 еллыгына багышлап Арча районының Урта Курса авыл җирлегендә “Пар канатлар” исеме астында  бергә 50 һәм аннан да күбрәк яшәүче гаиләләрне тәбрикләү бәйрәме узды. Юбилярлар арасында Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл ветераннары бар. Бер–берсен хөрмәт итеп, шаян сүзләр белән дәшеп күңелләрен күтәреп, бүгенге тормышларына канәгать булып яшиләр алар.

      2015 нче елның 12 нче февралендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.


11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 10-нче февралендә Архипова Лидия Иван кызына 84 яшь тулды, ул 1965 елдан алып 1988 елга хәтле Лаеш районының ГХАТ бүлеге  мөдире булып эшләде.

Рәхмәт хаты Һәм кыймәтле буләк белән аны Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты житәкчесе Авдеев Андрей Сергей улы һәм Кулегаш авыл жирлеге башлыгы Васильев Юрий Николай улы тәбрик  иттеләр.

Киңәшмәнең темасы: “Идарәнең 2014 елында эшнең нәтиҗәләре һәм 2015 елда төп эшчәнлекнең юнәлешләре”.

Җыелышны идарәнең җитәкчесе – Гүзәл Сафина ачып җибәрде. Ул җыелышка килгән кунакларны таныштырып һәм җыелышның регламетын игълан итеп, шулай ук пенсион юнәлешенең эшчәнлеге белән таныштырды.

Иске Шәйморза авылында туып, шунда бар гомерен багышлаган Хафаза әби Алиевага 90 яшь тулды. Аны бу истәлекле бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров килделәр. Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлеге һәм «Ышаныч» Республика социаль яклау үзәге белән берлектә «Бергә бәхетле» психологик программа эшләп килә. Казан социаль яклау үзәге психологы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә айга ике мәртәбә консультацияләр, лекцияләр уздыра.

Алар бергә 50 ел. Иске Чүпрәле авылында яшәүче Венера һәм Альфред Вәлиевлар бергә гомер кичерүнең алтын туй мизгелен балалар, оныклар янәшәсендә уздырдылар. Юбилейлы күркәм гаилә датасы белән котларга район башлыгы Александр Шадриков та килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International