Чүпрәле район башлыгы Вәлиевлар гаиләсен Алтын туйлары белән котлады

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе

Алар бергә 50 ел. Иске Чүпрәле авылында яшәүче Венера һәм Альфред Вәлиевлар бергә гомер кичерүнең алтын туй мизгелен балалар, оныклар янәшәсендә уздырдылар. Юбилейлы күркәм гаилә датасы белән котларга район башлыгы Александр Шадриков та килде.

Венера Харисовна һәм Альфред Зарифовичның танышулары нәкъ кинодагыча була. Казан шәһәрендәге Ленин исемендәге милли китапханәдә студент егет Альфред Венераны күрә. Шулай да аларны язмыш очраштыра. Альфред Зарифович педагогика институтында белем алса, Венера ханым медицина институтында укый. 1965 елның 3 февралендә өйләнешеп тә куялар. Венера ханым ишетеп тә, күреп тә белмәгән Чүпрәле районына килен булып кайта һәм шунда бар гомерен балалар сәламәтлеге сагына багышлый.

Бер-берсенә  авырлыкта, җиңеллектә таяныч булып яшиләр, хезмәт итәләр алар. Көннәр, кайвакыт, хәтта төннәр буе да Венера ханымга хастаханәдә булырга туры килә. Ул чакларда  елына 1200ләп бала туа, 14 яшькәчә балалар саны 25 меңләп була.

Венера Харисовна  РСФСРның атказанган табибы, СССРның сәламәтлек саклау отличнигы, Мактау билгесе ордены иясе, югары категорияле табиб, 37 ел буе балалар бүлеген җитәкли. Лаеклы ялга чыккач та, җиде ел хезмәт куя.  

Альфред Зарифовичның хезмәте дә җиңелләрдән булмый. Сыйныфта 35-40ар бала төрле авыллардан йөреп укый. Ул 45 ел буе физика фәнен укыта, Татарстанның әйдәп баручы укытучы исеменә ия.

Аларның гаилә бәхетенең нигезен-мәхәббәт, бер-береңне аңлау, балаларга булган мәхәббәт тәшкил итә. Өч балага гомер бирәләр, алты оныклары бар. Иң мөһиме- табиблык династиясен дәвам итәләр. Уллары өчесе дә: Рөстәм, Рафаэль һәм Руслан-табиблар. Гомере буе кешеләрне рухи һәм сәламәтлеге ягыннан дәвалап яшәгән Вәлиевлар үз балаларын да һәрчак яхшылыкка һәм башкаларга ярдәм итәргә өйрәтеп тәрбиялиләр.

Район башлыгы Александр Шадриков юбилярларны Алтын туйлары белән тәбрикләп, исәнлек, бәхетле картлык һәм мәхәббәт теләде, нәкъ менә сездәй кешеләрдән яшь буынның үрнәк алырлыгы бар, диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International