Киңәшмәнең темасы: “Идарәнең 2014 елында эшнең нәтиҗәләре һәм 2015 елда төп эшчәнлекнең юнәлешләре”.
Җыелышны идарәнең җитәкчесе – Гүзәл Сафина ачып җибәрде. Ул җыелышка килгән кунакларны таныштырып һәм җыелышның регламетын игълан итеп, шулай ук пенсион юнәлешенең эшчәнлеге белән таныштырды.
ГХАТ блегенең җитәкчесе – Светлана Липовая сөйләшү барышында киләчәктә бергә эш итү һәм килешү турында өметен белдерде. Үзенең чыгышын фоторасемнәр белән тәмамлады.
Киров һәм Мәскәү администрациясенең урынбасары Ирек Арсланов коллективка максатчанлыклары һәм тырышлыклары өчен рәхмәт сүзен әйтте һәм эшләрендә унышлар теләде.