Иске Шәйморза авылында яшәүче Хафаза әби Алиевага 90 яшь тулды

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе

Иске Шәйморза авылында туып, шунда бар гомерен багышлаган Хафаза әби Алиевага 90 яшь тулды. Аны бу истәлекле бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров килделәр. Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

Хафаза әби - сугыш елларындагы һәм сугыштан соңгы чорның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә күтәргән, барысына түзгән буын вәкиле. Сугыштан имгәнеп кайткан II төркем инвалиды Зәкәрия белән 1946 елда тормыш корып, алты балага гомер бүләк итәләр, һәрберсен кешелекле, эш сөючән итеп тәрбиялиләр. Төпчек улы һәм килене Гүзәл белән бер нигездә көн итә Хафаза әби. Балаларның шулай янәшәдә булуын, беркая да китмәүләрен яшьтән үк хәл итеп куя ул.

Хафаза әбинең чаялыгы, уңганлыгы бүген дә һәр хәрәкәтеннән, сөйләменнән күренеп тора. Ун бала арасында тәрбияләнеп үскән бала буларак, олылар белән эшкә бик иртә керешә ул. Сугыш елларында 14 яшеннән аңа үтә дә җаваплы хезмәтне-атлар карауны йөклиләр. Никадәр авыр булса да, сиздерми, малкайлары белән уртак тел табып, хезмәтен җиренә җиткереп башкара. Атлары да үч иткәндәй диярсең, башка кешегә буйсынмыйлар, бары аны гына үз итеп, кушканын үтиләр. Ел саен уза торган Сабантуй бәйрәме авылда атлар чабышыннан башка узмый. Әлеге ярышка алмачуарларны әзерләү бурычы да Хафаза  әби өстендә була.

 - Бүгенге тормыш бик рәхәт, шулай да үткәннәр сагындыра. Рәхәтләнеп эшләр идем әле, эшсез торуны сөймим,- ди Хафаза әби.

Бу бәйрәмен ул балалары, якыннары янәшәсендә, аларның хөрмәтен тойган хәлдә каршы алды. Ак яулыклы, йөзеннән якты нур бөркелгән Хафаза  әби ил-көнгә тынычлык, барчабызга бәхет теләп калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International