Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлеге һәм «Ышаныч» Республика социаль яклау үзәге белән берлектә «Бергә бәхетле» психологик программа эшләп килә. Казан социаль яклау үзәге психологы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә айга ике мәртәбә консультацияләр, лекцияләр уздыра.
11 февралендә 44 яшь пар катнашында группалы очрашу булып узды. Социаль үзәк психологы яшь парлар белән психологик уен уздырды, гайләдә килеп чогарга мөмкин булучы ситуацияләр турында сөйләде. Очрашу ахырында психолог парлар өчен аерым консультацияләр дә уздырды.
ГХАТ бүлеге хезмәткәре яшьләрне никахлашуны теркәү белән таныштырды. Яшьләрне кызыксындырган күп төрле сорауларга җавап бирде (никахлашу тантанасы узгач ирнең фамилиясен алуы закон буенча ярыймы; паспортларга никахлашу турында штамп кайчан куела; никахлашу тантанасын бүтән көнгә күчерергә буламы).