ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2015 ел
җомга
Гаилә көне уңаеннан, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Гаиләдә бала туу – олы шатлык, шул чакта гына гаилә тулы һәм бәхетле була. Икенче бала туу - икеләтә бәхет.

2015 елның 15 май « Гаилә көнендә» Минзәлә районы ГХАТ бүлегендә Фәсхиев Шәүкәт белән Валиева Айгөлнең никахлары законлы рәвештә теркәлде. Шушы айның соңгы көннәрендә Шәүкәт армия сафларына басачак. Яшьләргә уңышлар телибез, гаиләләре ныклы булсын.

Чарага Балтач районында иңне-иңгә куеп, тигез гомер итүче  алтын һәм зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче  унике пар чакырылган иде.
2015 елның 15 нче мае – гаилә көне. Шул уңайдан, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә гаилә бәйрәме узы. “Пар күгәрченнәр” бергә гомер итүләренең 50 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр. “Гомер итү–үргә менү диләр. Ә үр менү бер дә җиңел түгел, йә кояш пешерә, йә каршыдан искән җил-буран артка төртә”.

2015 елның 15  маенда- Гаилә көне уңаеннан, Җиңү көнендә дөньяга аваз салган  ике сабыйны район сырхауханәсенең бала тудыру бүлегеннән озату тантана рәвешен алды:  бәхетле әниләр  балаларының Россия гражданнары булуларын раслаучы беренче документларын-туу турындагы таныклыкны район башлыгы Альберт Ильгизәр улы Рәхмәтуллин кулыннан алдылар.

Чирмешән районында яшәүче 11 гаиләгә тантаналы шартларда Ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. РФ Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова яшь әти-әниләрне сабыйлары туу белән тәбрикләде һәм әлеге капиталны нинди максатларда файдаланып булуын аңлатты. ЗАГС бүлеге начальнигы Наталья Карпова да бәхетле гаиләләрне котлап, аларга "Гаилә битләре" дигән пособиеләр тапшырды. 

Рифкать абый авылның акивисты, ветераннар Советы рәисе, тормыш иптәше Асия апа белән 3 бала тәрбияләп устерделәр. Хәзерге көндә балаларынын , оныкларынын тәрбиясендә гомер кичерәләр. Бүген алар балалар, оныклар тәбрикләве белән беррәттән Түбән Үшмы авыл җирлеге җитәкчеләреннән дә кайнар котлаулар кабул итте.
Халыкара гаилә көне һәр елны 15 майда бәйрәм ителә. 1993 елда БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан билгеләнгән бу көн җәмгыятьнең гаилә проблемаларына булган игътибарын аеруча күрсәтә.
Бүген 15 майда – табигатьнең иң гүзәл,  алмагачлар  чәчәккә төренгән вакытында Халыкара гаилә көнендә, Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Мингазов Ирек һәм Насибуллина Резедә  никахларын законлы рәвештә теркиләр.

15 май халыкара гаилә көне уңаеннан, Балтач районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тантаналы рәвештә Кариле авылында гомер итүче Җәләловлар гаиләсен кызлары Газизә тууы белән котлап уздылар. Җәмгыятебезнең яшәү сыйфаты һәм рәвеше, чыннан да, шат сабыйлар авазы белән бәяләнә. Киләчәктә, Җәләловлар гаиләсенә бәхетле, озын гомер, балалар куанычын күреп яшәргә язсын!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International