Гаилә көнендә - сертификат

2015 елның 15 мае, җомга

Гаилә көне уңаеннан, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Гаиләдә бала туу – олы шатлык, шул чакта гына гаилә тулы һәм бәхетле була. Икенче бала туу - икеләтә бәхет. Һәрбер ата-ана баласының лаеклы гражданы булып үсүен тели. Үз чиратында, дәүләт күп балалы гаиләләрне ана капиталы белән ярдәм итеп тора. Икенче балалары туган, 3 бәхетле  гаилә чакырылган иде. Яшел Үзән районы һәм шәһәре пенсия фонды идарәсе вәкиле Л.А.Сапарова әти-әниләрне шатлыклы вакыйга белән котлады һәм ана капиталы сертификатын чәчкә  бәйләме белән тапшырды, аны дөрес куллану тәртибен аңлатты. Ин мөһиме, кечкенә нәниләр ата-аналарны куандырып кына, лаеклы гражданнар булып үссеннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International