2015 елның 15 маенда- Гаилә көне уңаеннан, Җиңү көнендә дөньяга аваз салган ике сабыйны район сырхауханәсенең бала тудыру бүлегеннән озату тантана рәвешен алды: бәхетле әниләр балаларының Россия гражданнары булуларын раслаучы беренче документларын-туу турындагы таныклыкны район башлыгы Альберт Ильгизәр улы Рәхмәтуллин кулыннан алдылар.
Баһавиевлар гаиләсендә өченче булып кыз бала, ә Галактионовлар гаиләсендә дүртенче булып ир бала туган.
Район башлыгы шулай ук әниләргә чәчәк бәйләмен һәм бүләкләр тапшырды.