ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 4 аенда Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын дәүләти теркәү буенча вәкаләтле органнар тарафыннан 18 072 туу турында акт теркәлгән. Аларның 9236 - ир бала (51,1 %), 8836 – кыз бала (48,9 %). Республиканың 165 гаиләсендә игезәкләр туды.

14 нче май көнне Минзәлә районы «Умырзая» реабилитация үзәгендә гаилә көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Бу гаиләләр арасында, ятим гарип баланы үз гаиләләренә алып тәрбияләүче Пучковлар гаиләсе дә бар. Люба Евгений кызы һәм Николай Евгений улы 25 ел бергә гөмер итәләр. Шушы көмеш уңаеннан ГХАТ бүлеге мөдире А.П. Куприянова аларны котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Мәхәббәт, тугрылык, гаилә – шулкадәр гади сүзләр, әмма алар артында күпме шатлык һәм сагыш, бәхет һәм борчылу. Балалардан башка кеше тулы бәхетле була алмый. Бүгенге тантананың “гаеплеләре” – кечкенә генә могҗиза - Раксана исемле кызчыкны  дөньяга тудыручы  Камоловларның яшь гаиләсе. Раксана исеме яктылыкны аңлата.

1925 елнын 14 маенда Мамадыш районы Катмыш авылында туып-үсеп, Бөек Ватан сугыш чорында тормышнын ачысын-төчесен татып, 7 ел тәгәрмәчле, чылбырлы тракторга утырып жир сөргән, авыр тармакларда хезмәт  куйган тыл ветераны Бакирова Шаргыя Гариф  кызы  14 май көнне  90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2015 елның 14 маенда Зеленодол муниципаль районы Васильево бистәсе башкарма  комитетының никахларны тантаналы  рәвештә  теркәү залында алтын (50 ел) туйларын билгеләп  үтүче Фәһим Кәлим улы һәм Танзилә Кыям кызы Нуруллиннарны, Нурислам Канафи улы һәм Тәүхидә Харис кызы Галиевләрне һәм сапфир туйларын билгеләп үтүче гаилә парлары Владимир Андреевич и Юлия Юрьевна Федотовларны истәлекле көннәре белән тәбрикләделәр.
Мөслим муниципаль районы Иске Карамалы авыл жирлегендә Гаилә көне уңаеннан, “Парлы типсен йөрәкләр” дип аталган бәйрәм үткәрелде.

13
май, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 13 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы Шавалеева Альбина Рафаил кызы Бөтенрәсәй демографик программасының "Син үзең генә түгел" проекты буенча түгәрәк өстәл утырышында чыгыш ясады.

Сабый туу белән гаиләдә мәхәббәт, бәхет, шатлык арта. Лаеш районы Лаеш шәһәрендә 100-нче сабый туды. Кирягиннар гаиләсенә дә уллары Кирилл тууы уңаеннан туу таныклыгы тапшырылды. ЗАГС бүлеге әти-әниләрне сабыйлары тууы белән тәбрик итте.

Республика халкын һәм килгән кунакларны Халыкара гаилә көнен бәйрәм итәргә чакырабыз.


12
май, 2015 ел
сишәмбе

 2015 елнын 8 маенда Спас районы Болгар шәхәрендә балалар китапханәсендә паспортлар тапшыру тантанасы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International