Мәхәббәт, тугрылык, гаилә – шулкадәр гади сүзләр, әмма алар артында күпме шатлык һәм сагыш, бәхет һәм борчылу. Балалардан башка кеше тулы бәхетле була алмый. Бүгенге тантананың “гаеплеләре” – кечкенә генә могҗиза - Раксана исемле кызчыкны дөньяга тудыручы Камоловларның яшь гаиләсе. Раксана исеме яктылыкны аңлата. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле әти-әнине танатаналы төстә котладылар һәм аларга кечкенә гражданның беренче документын тапшырдылар. Туу турындагы таныклыкта исеме - бала һәрвакыт үз исеменең кадерен белергә тиеш, фамилиясе - буыннар истәлеге, туган урыны – аның туган иле, әти-әнисе исемнәре – аңа тормыш бүләк итүчеләр языла. Бәхетле әти-әнигә туганнары һәм якыннары изге һәм матур теләкләрен җиткерделәр. Кечкенә Раксанага сау-сәламәт, көчле, матур һәм үзенең туган ягын яратучы булып үсүен теләделәр.