2015 елның 14 маенда Зеленодол муниципаль районы Васильево бистәсе башкарма комитетының никахларны тантаналы рәвештә теркәү залында алтын (50 ел) туйларын билгеләп үтүче Фәһим Кәлим улы һәм Танзилә Кыям кызы Нуруллиннарны, Нурислам Канафи улы һәм Тәүхидә Харис кызы Галиевләрне һәм сапфир туйларын билгеләп үтүче гаилә парлары Владимир Андреевич и Юлия Юрьевна Федотовларны истәлекле көннәре белән тәбрикләделәр. Юбилярлар Васильево бистәсенең Хөрмәтле гаиләләр китабына үзләренең имзаларын куйдылар. Җылы котлау сүзләреннән соң Васильево бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павлова Н.Н. юбилярларга истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырды. Һәр гаилә парын котлап балалары, якыннары, дуслары тарафыннан җылы һәм дулкынландыргыч сүзләр яңгырады.