2015 елның 4 аенда Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын дәүләти теркәү буенча статистик отчет

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

2015 елның 4 аенда Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын дәүләти теркәү буенча вәкаләтле органнар тарафыннан 18 072 туу турында акт теркәлгән. Аларның 9236 - ир бала (51,1 %), 8836 – кыз бала (48,9 %). Республиканың 165 гаиләсендә игезәкләр туды.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, соңгы елларда республикабызда гаиләләрдә икенче, һәм аннан соңгы балалар туу саны арта бара.

Әлеге вакыт аралыгында туулары теркәлгән балаларның гомуми саныннан: 7672 (42,5 %) - гаиләдә беренче балалар, 7568 (41,9 %) - икенче балалар, 2177 (12 %) - өченче, 655 (3,3 %) - дүртенче һәм аннан соңгы булып туган балалар.

Балаларга ата-аналары тарафыннан бирелгән исемнәрдән иң популяр булганнары: ир балалар өчен - Тимур, Кәрим, Әмир, Артём, Кирилл, Максим, Камил, Егор, Матвей, Данил; кыз балалар өчен – Ясминә, Әминә, Азалия, Виктория, Арина, Анастасия, Ралина, Самира, Валерия, Милана.

2015 елның 4 аенда Татарстан Республикасында 6 940 пар никахларын рәсмиләштергән.

Аерылышуны теркәү турында актларның кимүе буенча уңай тенденция күзәтелә. Шулай итеп, 2015 елның 4 аенда 4 266 никах өзү акты теркәлгән, бу узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 899 (-17,4 %) актка кимрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International