Мөслим районында Гаилә көне

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Мөслим муниципаль районы Иске Карамалы авыл жирлегендә Гаилә көне уңаеннан, “Парлы типсен йөрәкләр” дип аталган бәйрәм үткәрелде. Бу бәйрәмгә җирлекнең иң матур һәм хөрмәтле дүрт үрнәк гаиләсе чакырылды.

Мәҗитовлар, Сираевлар, Ходжановлар һәм Нургалиевлар гаиләләре 10 елдан алып, 35 елга кадәр бергә гомер итәләр. Алар гаилә тормышының серләре белән уртаклаштылар, тормыштан кызыклы вакыйгаларны искә алдылар.

Юбилярларны котларга балалары, оныклары, туганнары, кода-кодагыйлары да килгән иде. Авыл җирлеге Башлыгы Кәримов И.Н. барысын да бәйрәм белән котлады, гаилә институтына керткән өлешләре өчен рәхмәтен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International