1925 елнын 14 маенда Мамадыш районы Катмыш авылында туып-үсеп, Бөек Ватан сугыш чорында тормышнын ачысын-төчесен татып, 7 ел тәгәрмәчле, чылбырлы тракторга утырып жир сөргән, авыр тармакларда хезмәт куйган тыл ветераны Бакирова Шаргыя Гариф кызы 14 май көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Ул бүгенге көндә дә чиста-пөхтә киенеп, матур йортта- түр башында: «Минем мондый көннәргә житеп озак яшәвемнен сәбәбе - киленем белән улымнын тәрбиясе нәтижәсе ул» - дип, аларга тигез озын гомер, сәламәтлек теләп елмаеп утыра.
Юбилей унаеннан Шәргыя апага Катмыш авыл җирлеге башкарма комитеты житәкчесе Габидуллин Ильшат Гафиятулла улы һәм сәркатип Мирсатова Алсу Гараф кызы Россия Президентынын Котлау хатын, Мамадыш муниципаль районы башлыгы А.П. Иванов исеменнән Котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.