Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе Халыкара гаилә көне белән тәбрик итә

2015 елның 15 мае, җомга
Халыкара гаилә көне һәр елны 15 майда бәйрәм ителә. 1993 елда БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан билгеләнгән бу көн җәмгыятьнең гаилә проблемаларына булган игътибарын аеруча күрсәтә. Гаилә - мәхәббәт, ихтирам, бердәмлек чыганагы, җәмгыять нигезе, гаиләдән башка кеше яши алмый.
2015 елда Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү гаиләдә гендерлы тигезлеккә, балаларның хокукларын яклауга багышланган.
Бәхетле һәм дус гаилә - яңа тормышның башы, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау. Гаилә - кеше үзе төзи алган бәхетнең иң зурысы.
Шул уңайдан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе Халыкара гаилә көне белән тәбрик итә, барлык гаиләләргә, шулай ук үз гаиләләрен төзергә җыенучыларга нык сәламәтлек,
күңел күтәренкелеге, гаилә иминлеге тели.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International