Гаилә көнендә яңа гаилә

2015 елның 15 мае, җомга

Бүген 15 майда – табигатьнең иң гүзәл,  алмагачлар  чәчәккә төренгән вакытында Халыкара гаилә көнендә, Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Мингазов Ирек һәм Насибуллина Резедә  никахларын законлы рәвештә теркиләр. Шушы матур көнне яшь парлар Гаилә көненә багышланган, районның Мәдәният йортында тәжрибәле парларны тәбрикләү кичәсендә  катнашачак.  Яшь парлар  2016 елда нихакларын теркәүчеләргә  үзләренең теләкләрен чәчәккә язып, зур йөрәккә беркетеп калдырачаклар.

     Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә. Районыбызда матур , үрнәк гаиләләр бихисап. Аларның күбесе тормыш юлыннан гомер буе матур итеп атлаучылар, пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсенә кайгыртып, яратып эндәшүче  матур гаиләләр. Менә шулай матур итеп яшәүче 27 пар үзләренең алтын юбилейларын билгеләп үтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International