ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2015 ел
җомга

“Гаилә иң мөһиме бу тормышта!” Азнакай районы Актүбә бистәсендә шушы девиз белән  бөтендөнья “Гаилә көне” үтеп китте. “Гаилә бәхете аллеясендә” 2015 елда өйләнешкән парлар, һәм яңа туган балаларның ата-аналары истәлекле агачлар утырттылар.

   2015 елның 15 маенда Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 34 пар никахларын теркәде (үткән 2014 елда – 13 пар).

     “Горзеленхоз” ААҖ ГХАТ идарәсе белән берлешеп истәлекле вакыйга – агач утырту оештырдылар.

Бүген Гаилә көне кысаларында үткән тантаналы чарада Нурлатның 5 яшь гаиләсенә ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Бәйрәмне башкарма комитетының ЗАГС бүлеге әзерләде.

  Авылда  үрнәк  гаиләләр  бик  күп. Бу бәйрәмдә  пар  канатлы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып  яшәүче иң матур гаиләләр кунакта булды. Алар – Гәрәевлар, Гыймадиевлар һәм Гыйльмановлар.  Һәр  нәсел үзенең чыгышларын  искиткеч матур, эчтәлекле итеп әзерләде, экран аша аларның нәсел шәҗәрәләре һәм презентацияләре күрсәтелде.  Сәхнәдә  балаларыннан  алып әбиләренә кадәр чыгыш ясадылар, биюләр, җырлар,  матур  скетчлар   күрсәтелде.

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 2015 елның 15 маенда өчйөзенче бала тууын  теркәделәр.

Бүген 2015 нче елның 15 май  көнне Зәй районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә 4 яңа гаилә барлыкка килде. Чын күңелдән аларга исәнлек, бәхет һәм шатлык телибез.

  Яр Чаллы шәһәрендә “Иң мөһиме – гаилә!” фестивале уза. Фестивальгә 3 ел, беренчесе Мәскәүдә, икенчесе Волгоград шәһәрендә уүсалар, 2015 елда фестиваль Яр Чаллы шәһәрендә бара.

Халыкара гаилә көнендә туган якны өйрәнү музейның күргәзмәләр залында Россия  Федерациясе Федераль Миграция хезмәте  идарәсенең   Биектау районындагы  бүлеге белән берлектә 14 яше тулган үсмерләр һәм кызларга тантаналы шартларда  паспортлар тапшырылды.

15 май гаилә көнендә Минзәлә районы ГХАТ бүлегендә 50 ел бергә гөмер иткән, 7 май көнне алтын туйларын билгеләп үткән Ульяна Алексей кызы һәм Вячеслав Иван улы Санниковларының тантаналы рәвештә котлау үткәрелде. Вячеслав Иван улы гөмер буе шофер булып эшләп «Хезмәт Ветераны» данын йөртә. Ә Ульяна Алексей кызы инженер төзүче. Алар өч бала тәрбияләп үстерә.

Кеше гомере гаиләдән башлана, анда ул гражданин буларак формалаша. Һер ел, 1994 елдан башлап, 15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Яр Чаллы шәһәрендә 2015 елның 15 маеннан һәр яшь парга Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе исеменнән котлау открыткасы бүләк ителәчәк. Шулай ук гаилә юбилярлары да тәбрикләү сүзләре белән җитәкче исеменнәе котлаулар алачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International