Бүген Нурлатта Халыкара гаилә көнен билгеләп үттеләр

2015 елның 15 мае, җомга

Бүген Гаилә көне кысаларында үткән тантаналы чарада Нурлатның 5 яшь гаиләсенә ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Бәйрәмне башкарма комитетының ЗАГС бүлеге әзерләде.

Район башлыгы Равил Кузюров исеменнән гаиләләрне башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Әлфия Галяветдинова котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International