ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2015 ел
шимбә

16 май көнне Питрәч район ГХАТ бүлегендә яңа гаилә теркәлде. Яшьләр туйны май аенда, Гаилә көнендә үткәрергә булдылар. ГХАТ эшчеләре яшь гаиләгә бәхетле, озын гомер теләделәр.


15
май, 2015 ел
җомга
 Очрашуның кунаклары – Богады һәм Яңа Әлем  мәктәбенең  8, 9  класс укучылары булды.

2015 нче елның 15 нче маенда, Гаилә көнендә Шахмай авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре белән бергә Чаллы Башы авылында яшәүче Ахмадеев Фаргат-Розалия гаиләсен 40 ел бергә яшәүләре белән, Мирьякупов Рафгат Рафик улы һәм Фатыйма Госман кызы гаиләсен бергә гомер итүләренең 35 еллык юбилейлары белән котладылар. Сәламәтлек, тыныч тормыш теләделәр.

Бу көнне Казан ГХАТ Идарәсендә  32 пар үзләренең гаилә төзергә теләкләрен белдереп гариза яздылар, 10 пар язылышып яңа тормышка аяк бастылар. 12 гаиләгә тантаналы рәвештә яңа туган балаларының туу тутурында таныклыгы тапшырылды.

Гаилә һәр кеше өчен ышанычлы төрәк, якты киләчәккә өмет, бәхетле балалар үстерү.

 

Халыкара Гаилә көнендә Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлеге  Татарстан Республикасы Милли музее белән берлектә «Милли музейда гаилә көне» исемле бәйрәм программасы булып узды. Бәйрәмнең кунаклары алтын юбилейларын билгеләп үтүче 5 пар, балалары белән 5 яшь гаилә, 6 нчы гимназиянең ижади коллективы булды.

Җылы тәбрикләү сүзләре ана капиталы сертификатларын алырга килгән әниләргә әйтелде.

        2015 елның 15 май кәнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Халыкара гаилә көненә багышланган зур тантана булды.

2015 елның 15 нче майенда, Гаилә көне  уңаеннан Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды.
Бу бәйрәм көнен ТР Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге дә бик матур кичә белән билгеләп үтте. Бәйрәм кичәсенә шәһәр һәм районыбызның 3 күп бала тәрбиләүче гаилә чакырылды. Бу – Федоролар гаиләсе ( 6 бала), Гусаревлар гаиләсе (3 бала) һәм Сивачевлар гаиләсе (6 бала).
Бүген башкалабыз Казанда Гаилә үзәге “Казан” янында беренче “Әдәбият паркы” узды, ул Халыкара Гаилә көненә багышланды, анда шәһәребезнең күренекле әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре, гаилә бәйрәменең юбилярлары катнашты. Аларны котлау, бүләкләү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International