Бу бәйрәм көнен ТР Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге дә бик матур кичә белән билгеләп үтте. Бәйрәм кичәсенә шәһәр һәм районыбызның 3 күп бала тәрбиләүче гаилә чакырылды. Бу – Федоролар гаиләсе ( 6 бала), Гусаревлар гаиләсе (3 бала) һәм Сивачевлар гаиләсе (6 бала). Тантанада Лениногорск муниципаль районы җитәкчесе урынбасары Друк Владимир Василий улы, Лениногорск шәһәренең Кама банкы мөдире Захарова Ольга Александр кызы, “АвтоГрадБанк” банкының Әлмәт филиалы мөдире Газизов Равилҗ Тәлгать улы катнашты. Тантана барышында килгән гаиләләргә юллап күпсанлы котлау сүзләре әйтелде, истәлекле бүләкләр тапшырылды, шәһәребезнең музыка мәктәбеннән “Искарка” дип исемләнгән вокал ансамбле чыгышы һәм Анна Мальцева башкаруындагы җырлар белән бәйрәм бизәлде.