2015 елның 15 нче майенда, Гаилә көне уңаеннан Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Тантанага икенче балалары туган, 6 бәхетле гаилә чакырылган иде. Арча һәм Әтнә районара пенсия фонды идарәсенең җитәкчесе Нурмөхәмәтова Р.И. әти-әниләрне бу шатлыклы вакыйга белән котлап документларын тапшырды һәм сертификатны ничек һәм нәрсәгә кулланып булуын аңлатты. “Россельхозбанк” Арча филиалы җитәкчесе Авлазова Э.Р. ата-аналарга бүләкләр тапшырды һәм законга туры китереп, банк аша капитал белән ничек кулланып булуын аңлатып узды. Тантана фотога төшу белән тәмамланды.