2015 елның 15 май кәнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Халыкара гаилә көненә багышланган зур тантана булды.
Бәйрәм бер үк вакытта 5 парны теркәү белән башланды. Ростовцевлар, Гариповлар, Мәхмүтовлар, Шәрифуллиннар, Тимерхановлар гаиләләре берьюлы язылышу турында таныклык алдылар.
Яшьләрне Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Г.К.Әхмәтова туй кәне белән тәбрикләде. Соңыннан яшьләр беренче туй биюен башкардылар.
Яшь парлар үзләренең беренче гаилә агачын- миләш утырттылар. ГХАТ идарәсе портретын, Н.Г.Мәһдиев исеменнән котлау бүләк тапшырдылар.