2015 елның 15 маенда Татарстан Республикасы Милли музеенда Гаилә көне уңаеннан үзләренең алтын юбилейларын билгеләп үтүче парлар өчен бәйрәм программасы

2015 елның 15 мае, җомга

Халыкара Гаилә көнендә Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлеге  Татарстан Республикасы Милли музее белән берлектә «Милли музейда гаилә көне» исемле бәйрәм программасы булып узды. Бәйрәмнең кунаклары алтын юбилейларын билгеләп үтүче 5 пар, балалары белән 5 яшь гаилә, 6 нчы гимназиянең ижади коллективы булды.

          Алтын юбилярлар Казан татарларынын халык иҗаты, яшьләр Абдулла Алиш, Хади Такташ, Муса Жәлил иҗаты, аларнын шәхси хатлары белән таныштылар. Кунаклар Абдрахман Әбсәләмовнын оныгы бәлән таныштылар. Ул «Ак чәчәкләр» әсәренең тарихы турында сөйләде. 

          Алтын юбилейларын билгеләп үтүче парлар өчен яңадан Мендельсон маршы яңгырады. ГХАТ хезмәткәре юбилярларны котлап Казан шәһәре Мэры исеменнән котлау адресын һәм акчалата бүләк тапшырды.

          Казан шәхәре Идел буе районы Пенсия фонды хезмәткәре яшь гаиләләргә ана капиталы сертификаты тапшырды.

          Юбилярларны Милли музейның хезмәткэре Спорышева Наталья Альберт кызы котлады һәм Милли музей коллекциясе турында китаплар бүләк итте.

          Юбилярлар каршында 6 нчы гимназиянен укучылары чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International