Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 2015 елның 15 маенда өчйөзенче бала тууын теркәделәр.
Яңа туган кызчыкның әти- әнисе Станислав һәм Ольга Чурбановлар ЗАГС бүлегеннән төсле открыткалар һәм сабыйга беренче кием- ползунки алдылар. Ә иң мөһиме- Халыкара гаилә көне белән җылы, ихлас котлаулар булды. Яна әлеге гаиләнең өченче баласы, ә Чистай районында исә ул өчйөзенче бала булып туды.