Чарага Балтач районында иңне-иңгә куеп, тигез гомер итүче алтын һәм зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче унике пар чакырылган иде. Бәйрәм мәдәният хезмәткәре Римма Гарапшина башкаруында “Парлы гомерләр” җыры белән башланып китте. Әлбәттә,“Парлы гомерләр” җырын тыңлагач, күз алдыбызга матур, тигез тормышта яшәүче әти-әниләребез килеп баса. Әйе, пар канатлы әти-әниләр, матур гаиләләр булганда гына адәм баласы бик бәхетле. Бу бәйрәмнең чакырылган кунаклары да олыгайган көннәрендә дә яшьлек мәхәббәтенә тугры калып, гаилә учагын бүгенге көнгә кадәр сүрелдермичә яшәүче районыбызның күркәм парлары. Бәйрәм түренә чакырылучы гаиләләрнең һәрберсе хакында җылы сүзләр әйтелде. Юбилярларны 50,55 ел бергә гомер итүләре белән котлап, ветераннар советы рәисе Р.Г.Абдуллин, хатын-кызлар советы рәисе Ф.К.Хәкимҗанова,башкарма комитеты җитәкче урынбасары И.Ф. Гайнетдинов юбилярларга матур теләкләрен юлладылар. Хөрмәтле юбилярларны матур гомер бәйрәме белән котлап, 2 нче номерлы балалар бакчасы нәниләре җыр-биюләрен бүләк иттеләр.