Хәтер һәм кайгы көне – 22 июньдә Биекту районы Җиңү паркында митинг булды. Биредә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Бүген безнең районда меңнән күбрәк тыл хезмәтчәне яши. Митингта сугыш ветераннары, районда яшәүчеләр катнашты. Шушы ук көнне Казаклар авыл җирлегендә һәлак булган якташларга багышланган истәлекле стеланы ачу тантанасы булды.
22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, Спас районы Болгар шәһәрнең үзәк мәйданында һәлак булган якташларыбыз хөрмәтенә куелган обелиск янында митинг булды.
Табиб һөнәре – дөньядагы иң өлкән һөнәрләрнең берсе, һәм бүгенге көндә ул иң кирәклеләреннән санала. Һәрберебезнең, бер генә мәртәбә булса да, ярдәм һәм дәва сорап табибка мөрәҗәгать иткәне бар. Хәтта дөньяга яңа аваз салган сабыйның тууында да табиб катнаша. Хәзерге заман сәламәтлек саклау системасы һәм табибларның хезмәте авыруларны дәвалауга гына түгел, ә кешенең сәламәтлеген саклауга да юнәлдерелгән.