ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Түбән Кама районы ГХАТ идарәсенең тантаналар залында бик тә кызыклы  гадәти булмаган тантана булып узды. Халыкара  әтиләр көне алдыннан ГХАТ идарәсе  белгечләре яңа  туган сабыйларның әтиләрен җыеп, аларга  тантаналы рәвештә ул һәм кызларының беренче документларын  - туу  турындагы таныклыкларын тапшырдылар.
Бәйрәмдә юбилярларның балалары,оныклары үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр. 

Казан шәһәренең ЗАГС идарәсе Казанда яшәүче халыкны  Киров Загс бүлеге буенча дизайн-проектта катнашырга чакыра. 

Буа ЗАГС бүлегендә Республика күләмендә игълан ителгән “Гаилә символы” акциясенең башлануы хәбәр ителгәч тә, кулдан ясалган гаилә символлары китерә башладылар. Ә яңа өйләнешүче Антоновлар гаиләсе бу хәйрия акциясен башлап жибәрделәр.

Тукай районы Авлаш авылында гомер кичерүче Андреева Марфа Дмитрий кызының 95 яшьлек юбилее. Шул уңайдан аңа район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова, ГХАТ бүлеге белгечләре Россия Президенты В.Путинның Рәхмәт хатын, бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм белән тәбрикләп аңа исәнлек, тынычлыкта, матур итеп гомер кичерүен теләделәр.


22
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Июнь аенда Татарстанның барлык ГХАТ органнарында "Гаилә сакчысы" хәйрия акциясе үткәрелү турында игълан ителгән иде. Әлеге акциядә катнашырга теләүчеләр гаилә сакчыларын алып килергә тәгъдим ителә. Акциянең максаты - Балалар хосписы (Анжела Вавилова исемендәге фонд) пациентларына - авыру балаларга акча җыю.
22 июнь - Хәтер һәм матәм көне Актанышта митинг белән билгеләп үтелде. Митингта барлык сугыш ветераннары, район халкы, район Башкарма комитетының булек җитәкчеләре актив катнашты.

     22нче июнь – Бөек Ватан сугышы башлану датасы булып тарихка кереп калган Хәтер һәм кайгы көне.Югары Ослан халкы  чəчəклəр белəн Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар истəлегенə куелган һәйкәл янына митингка җыелдылар. Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмəткəрлəре дə бу чарада катнаштылар.  

22 июнь көнне Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның беренче пар  игезәкләр  тууы теркәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International